«Шигъри терапия»: сезнең игътибарга Гүзәл Сәил кызы Зарипованың шигырен тәкъдим итәбез
ИЗГЕ КИТАП
Китап – белем чишмәсе, дип,
Юкка әйтмиләр мактап.
Җирдән күккә меңгерүче –
Бары шул изге Китап!
Кулга китап алсам әгәр,
Бар дөньямны онытам.
Серле илләргә очамын,
Матур җыр, шигырь отам.
Җилкәмдә канатлар тоям,
Сихри җирләрне гизәм...
Бары синең белән, Китап,
Бәхет чаткысы сизәм.
Рухи азык, яшәргә көч,
Китап, синнән җыябыз.
Татарың да, урысың да –
Сине бик яратабыз!..
Татар халкым һәм милләтем
Сиңа мәдхия җырлый,
Онытылмас һәйкәл куеп,
Бик теләп, сине зурлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев