САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарманлылар үзара салымны тоту буенча тәкъдим кертә алалар 

Сарманда үзара салым акчаларына башкарыла торган эшләрнең берсе - коеларны төзекләндерү, чистарту, аларга яңа сулыш өрү. Шушы көннәрдә тагын бер кое матурланып калды - Гагарин урамының 36нчы йорты янындагысы төзекләндерелде. Зәвык белән, бар нәрсәсен шартына туры китереп ясалган кое күзне дә иркәли, теләгән кешегә суы да бар.

Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесенең алдагысында үзара салым кертү һәм җыюга кагылышлы җирле референдум уздырыла. Җыелып, җирлек бюджетына кергән акчалар, референдум карары нигезендә, җирлектәге конкрет мәсьәләләрне чишүгә юнәлтелә. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты халыктан 2019 елда үзара салым акчаларын тотуга карата тәкъдимнәр кабул итә. Алар 15 сентябрьгә кадәр Сарман авылы, Ленин урамы, 52нче йорт адресы буенча җирлек башкарма комитетында кабул ителә. Тәкъдимнәрне телефон буенча да кертергә мөмкин: 2-43-67, 2-47-31.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев