САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар үткәннәрне кайтарырга телиләрме?

.

«Эх, вакытны кире кайтарып булса иде, «болай» эшләр идем, «тегеләй» итәр идем...». Берәр тапкыр гына булса да, башына мондый уйлар килмәгән кеше, мөгаен, юктыр. Кайберәүләр көннәр буе шундый фикерләр белән яшиләр, башкарылмаган эшләр аркасында сыкраналар. Тик тормыш – кинофильм түгел шул, кирегә әйләндереп булмый... 
Уйлап кына карагыз: бу язманың бер генә сүзен укыган чакта үткән мизгел дә шундук тарихта кала. Шуңа күрә, аңлавыгызча, үткәннәр турында үкенеп утыру – файдасыз гына түгел, ә зарарлы шөгыль дә. Беренчедән, сез чынлыктан да файдалы вакытыгызны бушка сарыф итәсез. Юкка уфтанып утырганчы, күпме эш башкарып була бит! Икенчедән, мондый фикерләр нерв системасына зыян сала, бөтен көчне ала. Ә бит, белгәнегезчә, бөтен чирләр дә нервлар какшавы аркасында барлыкка киләләр. 
«Әйтүе җиңел, ә үткәннәр турында ничек уйламый торырга соң?», диярсез. Моны беләсегез килсә, район газетасының 12 ноябрь санын укыгыз. 

Ильназ Сираев язмасы 
Фото https://pixabay.com/ru сайтыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев