САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман гимназиясе укучылары «Китапханә» дигән илгә сәяхәткә чыктылар

Китапханә ул – гүзәл әдәбият дөньясы, тылсымлы вакыйгалар иле. Аныж төп байлыгы – китаплар, ә иң мөһиме – китап укырга яратучылар. Шулай итеп, китапханә киштәләрдәге китаплар белән генә түгел, ә укучылары белән дә яши.

Китапханәгә тагын да яшьрәк укырга яратучыларны җәлеп итү максатыннан, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сарман гимназиясенең барлык беренче сыйныф укучылары өчен «Китапханә» дигән илгә чыктык сәяхәткә бергә...» дип исемләнгән әкияти сәяхәт-дәрес үткәрделәр.
Бәйрәмгә әкият геройлары – төлке Алиса, песи Базилио һәм Мальвина килделәр. Алар белән берлектә балалар китапханәнең әкияти дөньясы белән таныштылар, анда үз-үзеңне тоту һәм китап уку кагыйдәләре турында белделәр, табышмаклар чиштеләр, җырладылар. Нәниләргә «Укучының мәдәни көндәлеге» тапшырылды. Алар китапханәнең даими укучылары булырга вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев