Безне «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина каршы алды.
– Мөмкинлекләре чикле гражданнарга социаль-көнкүреш адаптациясе үт-кәрү – аларны көнкүреш күнекмәләренә өйрәтү генә түгел, мөстәкыйль һәм лаеклы тормышка юл ачу да ул. Аның төп максаты – мондый категория гражданнарның әйләнә-тирәдәгеләрдән бәйлелеген киметү һәм аларда мөмкин кадәр югары дәрәҗәдәге мөстәкыйльлек формалаштыру, – диде ул.
Бүлеккә килеп керүгә үк, әлеге максатларны тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләрнең барлыгына инандык: суыткыч, ашарга пешерү өчен плитә, үтүк, юыну бүлмәсе, кыскасы, тормыш-көнкүреш өчен беренче чиратта кирәк булган әйберләр...
Безнең төп максатыбыз бүлекнең хезмәт инструкторы Гөлнара Шәяхмәтованың эшчәнлеген яктырту булды. Ул «Игелекле куллар» иҗат остаханәсе» проекты белән «СоцТех-2026» халыкара премиясе бәйгесендә катнашкан һәм «Социаль инициативалар һәм иҗтимагый үсеш» номинациясендә II урынны яулаган иде.
Без килгәндә, алар Морбаштан килеп йөрүче Илнур белән тузганак ясыйлар иде.
– Без балаларны яшәү өчен кирәк булган барлык эшкә һәм күнекмәләргә өйрәтергә тырышабыз. Раковинада һәм ванна бүлмәсендә краннарны ачып юынудан, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, чәчләрне, тырнакларны тәрбияләүдән башлап киенүгә, ашарга пешерүгә, көнкүреш җи-һазларыннан, телефон, телевизор кебек техник чаралардан файдалануга кадәр. Кул эшләренә дә өйрәтәбез. Бергәләп ни дә булса ясыйбыз, тегәбез, чигәбез, әвәлибез... Бу сәламәтлек өчен бик файдалы, моториканы үстерә, – дип башлады сүзен Гөлнара Шәяхмәтова.
«Балалар», дигәч тә, балаларны күз алдына китерергә кирәк түгел, бүлеккә 18 яше тулган һәм аннан өлкәнрәк менталь тайпылышлы гражданнар йөриләр. Бүлек хезмәткәрләре аларга, нигездә, бала хәлендә һәм башкалар ярдәменә мохтаҗ булганлыктан, һәм яратып, шулай дип дәшәләр. Бүгенге көндә алар барлыгы – 20. Аларны өйләреннән үзәк машинасы барып ала һәм кайтарып та куя. Ләкин бу көн саен алай түгел, чөнки машина бер көнне – Иске Минзәләбашка, икенче көнне Рантамакка барырга мөмкин. Әйтүләренчә, социаль хезмәттән файдаланучылар көндезге бүлеккә бик теләп йөриләр, очрашуларны көтеп алалар.
Ә Гөлнара ханым, биредә эшли башлаганчы, шактый гына юл үткән. Чаллыда туып-үскән кыз Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Шушында укыганда, технология факультетында белем алучы Сарман егете Раел белән таныша. Яшьләр, укуларын тәмамлагач һәм өйләнешкәннән соң, бераз Алабугада яшиләр, соңыннан Чаллы шәһәренә күченәләр. Раел Алабугада техник иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы булып хезмәт куя, ә бер-бер артлы ике ул һәм кыз алып кайткан Гөлнара ханым Чаллы шәһәре балалар бакчаларының берсендә спорт инструкторы булып эшли. Өченче баладан соң алар Сарманга кайтырга булалар.
– Шәһәр урамында балаларны бәйдә йөрткән кебек йөртергә кирәк: тегеңә кагылма, моны кулыңа алма... Кыс-касы, һәр адымнарын диярлек карап торырга кирәк. Ә Сарманда урамда курыкмыйча һәм иркенләп йөри алалар, музыка, спорт мәктәпләре, чаңгы базасы да – янәшәдә генә, – ди Гөлнара ханым.
Икесенә дә эш тә табыла. Раел ДОСААФта инструктор булып эшли. Кибеттә хезмәт куйган Гөлнара ханымны озак-ламый исә «Шәфкать» үзәгенә чакырып алалар. Башта «Гаилә һәм балалар» бүлегендә дек-ретка киткән хезмәткәр урынында эшли ул. Ә инде аңа кадәр бу вазифаны башкарган ханым эшкә чыккач, социаль эш буенча белгеч, соңыннан социаль педагог булып хезмәт куя. Көндезге бүлек ачылгач, хезмәт инструкторы булып, шунда күчә.
– Тәрәзә, савыт-саба юарга, кер үтүкләргә, киемнәрне төрергә, азык-төлекне ничек сак-ларга, кибеткә исемлек төзеп барырга, продукциянең сак-лану срокларын карарга, товарны сайларга, акча тотарга да өйрәтәбез. Кайберләренең телефоннары юк иде, аларны бергәләп сайладык, файдаланырга да өйрәттек. Хәзер статусларга әйберләр куеп утыралар, – ди әңгәмәдәшем.
Алар «балалар» белән теккән, чиккән, ясаган әйберләрне карап кына бетерерлек түгел: чәчәкләр, кайнар әйбер куярга «подставка»лар, гипстан чынаяклар һәм башка савытлар, чәчкә ободоклар, түбәтәйләр, калфаклар, йомшак уенчык-лар, атлас тасмалардан картиналар, ачкыч савытлары, сәйләннәрдән гөлләр... Хәтта сарык йоныннан кечкенә генә киез итекләр дә басканнар. Җәй һәм көзгә кергәч, өстәлгә кура җиләге, алма, груша бәлешләре менеп кунаклый.
– Әле безнең «сушилкабыз» да бар. Ваклап, сарымсаклар, кишер, чөгендерләр киптерәбез. Аларны махсус хәрби операциягә дә җибәрәбез. Агачка яндырып бизәк төшерә торган аппаратыбыз да бар. Бергәләп, куна тактасына рәсем төшердек. Тегү машинабыз да – бик кирәкле әйбер: безгә йөрүчеләр үзләре кисеп, куртка тектеләр. Ә үзем тегәргә мәктәптә өйрәнгән идем. Социаль хезмәттән файдаланучыларга кесәләр, яка, җиң турында аңлатам, тукыманың сыйфатын билгеләргә өй-рәтәм. Бик тә рәсем ясарга да өйрәнәсем килде дә онлайн укыдым. Күп әйберләрне Интернеттан өйрәнеп, башта үзем ясап карыйм, аннан бүлеккә йөрүчеләргә өйрәтәм. Кешеләр белән эшләү бик ошый, хезмәтемне яратам, – ди Гөлнара ханым.
Анда ике кеше яши: укытучы һәм иҗат кешесе. Менә шушы ике сәләт, бергә кушылып, аны тагы да үзен-чәлеклерәк һәм кабатланмас шәхес иткән. Ике улы һәм бер кызы да, әти-әниләренә охшап, тырыш булып үскәннәр. Рәсүл белән Азалия Мәскәүдә төзелеш университетын тәмамлаганнар, Динар – программист. Азалия мәктәпне – медальгә, университетны кызыл дипломга бетергән, Мәскәүдә яши, ә егетләр – Чаллы шәһәрендә.
Киләчәккә планнары да җитәрлек Гөлнара ха-нымның. Әйтик, бүлеккә йөрүчеләрне тукымага рәсем төшерергә, эпоксид сумаладан эшләнмәләр ясарга, гипюр тукымадан костюм тегәргә дә өйрәтәсе килә аның. Кыскасы, ул – һәрвакыт хәрәкәттә, иҗатта һәм ачышта.
«Нәрсәгә тотына, шуны башкарып чыга», – диләр аның хакында хезмәттәшләре дә. Үзәк диварларын бизәү өчен дә, төрледән-төрле матур эш-ләнмәләр ясый ул.
Хезмәттәшләр, дигәннән, бүлектә алар – алтау. Җитәк-челәре – Алена Ильясова. «Тырыш хезмәткәр, үрнәк әни, улы Илвар махсус хәрби операциядә хезмәт итә», – ди аның хакында Ландыш Зөфәр кызы. Гаиләләр белән эшләү буенча белгеч Сирина Гыймазетдинова, психолог Айгөл Фәретдинова, мәдәни эшләрне оештыручы Гөлназ Фәтхуллина, кече тәрбияче Гөлнур Нурхаметова хакын-да да җылы сүзләр генә әйт-теләр: үз эшләренең осталары – тырышлар, төгәлләр, хезмәтләрен чын күңелдән яратып башкаручылар. Татулык, дуслык һәм бер-берсе өчен өзелеп торулары да беренче караштан ук күренеп тора.
– Сезнең янга киләсе генә килеп тора, – диләр бирегә йөрүчеләр. Ә бу аларның күңел халәте өчен бик тә мөһим.
Илнур да бүлеккә бик яратып йөри. «Төрле әйберләр ясарга яратам. Пирог пешерергә өйрәндем. Күптән түгел «картошка фри» әзерләдек. Өй җыештыра, идән юа беләм», – ди ул.
«Тагын кайчан килик? Бүген нәрсә пешерәбез?» – дип сорап кына торалар калганнар да. Киләчәктә дә менә шундый игелеклелек, җылылык йорты һәм нурлы оя булып калсын «Шәфкать» үзәгенең көндезге бүлеге. Ә чын иҗат кешесе булган Гөлнара ханымга киләчәктә яңа табышлар һәм җиңүләр телибез.
Нет комментариев