САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рамил Шәмсетдиновны нигә Мәскәүгә җибәрәләр?

Байкал аръягы хәрби частенда сигез хезмәттәшен үтергән Рамил Шәмсетдиновның алга таба язмышы билгеле.

Аны Мәскәүгә психиатрик экспертизага җибәрәчәкләр. Бу хакта "72.ru" порталына аның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов хәбәр иткән. Егетнең Мәскәүгә кайчан җибәреләчәге билгеле түгел. Экспертиза ай ярым булачак.

 

Рамилнең әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов бу фаҗиганең бердәнбер сәбәбе "бабайлык" кына була ала дип әйтте. "Baza" басмасы үзеннән сорау алганда Шәмсетдинов хезмәттәшләренең аны көчләргә җыенуы турында сөйләгән, дип язды. Оборона министрлыгында әлеге сүзләрне кире кактылар.

Рамил Шәмсетдиновны яклап петиция барлыкка килде. Бүгенге көндә аңа 35 мең кеше кул куйган. Моннан тыш, Россиянең солдат аналары иҗтимагый оешмасы да Русия Президенты Владимир Путинга Байкал аръягы хәрби бүлегендә булган фаҗига офицерлар, генераллар намусында, дип, армияне тулысынча реформалауны таләп итүче ачык хат язган, петицияне интернетта урнаштырган. Әлегә аңа 2200 кеше кул куйган.

Реклама

Фото:https://pixabay.com/ru/

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев