Җәлил китапханәсендә балалар өчен блиц-турнир үткәрелде

20 октябрьдә Әдәбият елы уңаеннан Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә икенче санлы мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары өчен "Якташларыбыз иҗатын беләсеңме?" дигән блиц-турнир үткәрелде, "Якташларыбыз иҗаты" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә 20ләп якташ язучыларыбызның әсәрләре урын алды. Балалар "Шушы яктан, шушы туфрактан" исемле презентация карадылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар, викторина сорауларына...

20 октябрьдә Әдәбият елы уңаеннан Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә икенче санлы мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары өчен "Якташларыбыз иҗатын беләсеңме?" дигән блиц-турнир үткәрелде, "Якташларыбыз иҗаты" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә 20ләп якташ язучыларыбызның әсәрләре урын алды. Балалар "Шушы яктан, шушы туфрактан" исемле презентация карадылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар бәйгесендә катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр. Китапханә кунагы ,"Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Әнвәр Төхвәтуллин үзенең иҗаты турында бик кызыклы итеп сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде. Актив укучылар призлар белән бүләкләнде.

Фоторепортаж

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    5 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша