САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәниф Хәйруллин премиясе лауреатлары бүләкләнде

Быел өченче тапкыр иң актив хәбәрчеләребезгә Хәниф Хәйруллин исемендәге премия тапшырылды.

 2019 елда без газетабызның 88 еллыгы уңаеннан иң актив – ел буена тырышып эшләгән хәбәрчеләребез өчен якташ язучыбыз, журналист, СССР Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Хәйруллин исемендәге премия булдырган идек һәм аның иганәчесе булырга язучының улы Ленар Хәйруллин ризалык белдергән иде. 
 Бүген – 10 сентябрь көнне Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә быелгы лауреатларны бүләкләү тантанасы булды. Редакция коллективы быел бу премиягә лаек дип районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрә, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, РСФСРның атказанган укытучысы, безне кызыклы да, гыйбрәтле дә язмалары белән сөендереп торучы Вәсимә Хәйруллинаны, газета укучыларыбызны юл хәрәкәте иминлеге тармагындагы яңалыклар белән даими таныштырып торучы “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район филиалы начальнигы Алсу Ситдикованы һәм газетабызга да, сайтыбызга да кызыклы яңалыклар җибәреп торучы Азалак мәктәбе коллективын лаек дип тапты. Аларга премия һәм дипломнарны  Ленар Хәйруллин һәм “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” җитәкчесе Альбина Сабирова тапшырдылар. 


 Зөлфия Шәрипова язмалары һәм фотолары, Альбина Сабирова видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев