САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Каташ Каран балалары яңа мәйданчыкта уйнаячаклар

Янурыс авыл җирлегенә кергән Каташ Каран авылында шушы көннәрдә балалар уен мәйданчыгы урнаштырдылар.

  • Өченче ел җыен вакытында авыл халкы Пионер урамына таш юл һәм уен мәйданчыгы кирәклеген әйтеп, үзара салым акчасына шул эшләрне башкаруны тәкъдим иткән иде. Юлга таш түшәтү әһәмиятлерәк дип, иң беренче чиратта, шунысын башкардык. 100 машина вак таш алып кайтып, юлны яңарттык. Узган ел декабрь аенда уен мәйданчыгы алдык. Быелга чыккач, һава шартлары яхшыру белән, анысын да урнаштырып куйдык, - ди авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева.

Чыннан да, күмәк көч тау күчерер, диләр. Бергәләшеп, аңлашып эшләгәндә, барлык проблемаларны да хәл итәргә мөмкин. Каташкаранлылар авылга керү юлына шлагбаум да ясап куйганнар. Үзара салым акчасына авыр йөк машиналары хәрәкәтен чикләүче юл билгесе урнаштырганнар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев