САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Кәшер урта мәктәбендә Бөтендөнья толерантлык көненә багышланган тәрбия сәгатьләре узды

Бөтендөнья толерантлык көненә багышланган чаралар кысаларында тренинг күнегүләре элементлары белән «Толерантлык-ул…" дип аталган сыйныф сәгатьләре узды...!

Бирелгән максат- кеше арасында уңай мөнәсәбәтләр төзү өчен толерантлыкның әһәмиятен күрсәтү. Сыйныф сәгате барышында балалар «шәфкатьлелек», «игелеклелек», «мәрхәмәт», «хөрмәт», «дуслык», «сабырлык» кебек төшенчәләр турында фикер алыштылар. "Толерантлык" сүзе төрле телләрдә бертөрле мәгънәгә ия икәнен белделәр.Тәрбия сәгате барышында укучылар “кимсетү объекты” булган кешенең үзен ничек хис итүен, ә яхшы сүзләрдән сыйныфташларның йөзләрендә елмаю барлыкка килүен һәм кәефе күтәрелүен күрделәр. Төркемләп эшләп укучылары толерант булган кеше намуслы, ышанычлы, кыю, тәвәккәл, сабыр, игътибарлы, гадел кебек сыйфатларга ия булганлыгын ачыкладылар. Сыйныф сәгатьләре ахырында укучылар мәктәпнең толерантлык мәйданчыгына әйләнүен, мөнәсәбәтләр тагын да дустанә булырга тиешлеген ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев