САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз укучылары кедр белән бергә үсәләр

.

Бүген Илексаз авылында "Мин кедр белән үсәм" акциясе үтте. Аның кысаларында моннан ике ел элек элекке терлекчелек фермасы урынына нигез салынган Ял паркына 500 кедр агачы утырттылар. Чарада авылдашлары - район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты.

- Үсентеләрне алуда авылыбыз егете Илдар Нәбиуллин ярдәм итте. Бу урында киләчәктә матур ял урыны булыр, дип өметләнәбез. Узган ел, күктән караганда, "Илексаз" сүзен укырлык итеп яшь наратлар утырткан идек, алар яңарып, матур гына үсеп киттеләр. Мондый игелекле эшләрдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт, - диде авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов.

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев