САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз мәктәбе коллективы Гөлнур апаны сөендерде

Тормыш шаукымыннан арынып, дөнья артыннан куудан туктап, тирә-ягыбызга әйләнеп карасак, язмыш, табигать тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең шактый күп булуын күрер идек. Татарстанда күпме инвалид бар, шуларның кайберсе - балалар. Кызганыч, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр саны елдан-ел арта бара. Кемдер тумыштан шушы ачы язмышка дучар ителгән, һәлакәткә юлыгып, яшьнәп яшәр чагын урын өстенә,...

Тормыш шаукымыннан арынып, дөнья артыннан куудан туктап, тирә-ягыбызга әйләнеп карасак, язмыш, табигать тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең шактый күп булуын күрер идек. Татарстанда күпме инвалид бар, шуларның кайберсе - балалар.

Кызганыч, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр саны елдан-ел арта бара. Кемдер тумыштан шушы ачы язмышка дучар ителгән, һәлакәткә юлыгып, яшьнәп яшәр чагын урын өстенә, инвалид коляскасына берегеп уздыручылар да, авыру нәтиҗәсендә, физик мөмкинлекләре чикләнүчеләр дә байтак.

- Инвалидлар көне нәкъ менә җәмгыятьнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын аларга юнәлтү өчен гамәлгә куелган да. Хәтта кайчандыр, төгәлрәге 1981 елны Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль ассамблеясы Инвалидлар елы дип игълан иткән булган. Аннан соң 1983-1992 еллар Инвалидлар унъеллыгы булып исәпләнгән. Инвалидлар елы һәм унъеллык программасына ясалган йомгак бу чорда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышында уңай үзгәрешләр булуын һәм халыкның да алар хакында мәгълүматлары артуын күрсәткән. Шулай итеп, 3 декабрьдә алар өчен махсус бәйрәм көн барлыкка килгән.

Илексаз мәктәбе коллективы Игәнә Баш авылында яшәүче Гөлнур апа Сабитова янына барды. Ул чәчәктәй матур яшь чагында тегүче булган. Тик язмышның ачы камчысы үзенекен иткән: аның ике күзе дә сукыр, авырлык белән генә йөри. Безнең килүгә ул бик шатланды. Кайнар камыр ризыгына һәм күчтәнәчләргә дога кылды, рәхмәтләрен әйтте.

Болар барысы да уңай күренешләр, билгеле. Урамга һава суларга чыкканда, урамда йөргәндә, җәмәгать урыннарында нинди авырлыклар кичергәннәрен, нинди каршылыкларга очрауларын алар үзләре һәм инвалидларның якыннары гына белә. Әмма бернинди җайлаштырылган бина да, бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар да кешелеклелекне, уңай мөнәсәбәтне, күңел киңлеген, йөрәк җылысын алыштыра алмый. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булсак, үзебезнең җылы сүзләребезне кызганмасак иде. Җылы сүз - җан азагы, ди татар халкы. Иң мөһиме - йөрәк җылысы! - дип яза Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев