САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Фәйрүзә Хәбибуллина-Яхинадан – Яңа елга шигъри тәлгәшләр

Тылсымчы кыш

Күк гөмбәзе - көмеш йөгерткәндәй,
Киң галәмдә - йолдыз балкышы,
Тылсымчыдай, җиһан буйлап атлый
Табигатьнең серле ак кышы.

Урак айның сихри нурларыннан
Ефәк сарган ятмә үрелгән,
Яңа ел бизәге - чыршыларга
Энҗе кар мендәре эленгән.

Әкияти чатыр кебек балкый
Куе ябалдашлы наратлар.
Бар хәятне саф аклыкка күмә
Күкне камап яуган мамык кар.

Зәңгәр күзле тау чишмәсе ага,
Челтерәтеп бәллүр бозларны.
Моңлы тавышлары хәтерләтә
Чулпы таккан сылу кызларны.

Якут таштай күзне камаштыра
Серле җисем - Киек каз юлы.
Офыкларда шәфәкъ кызыллыгы,
Нур көлтәсе - кояш баюы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев