САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Халыкка кино хезмәте күрсәтүчеләр еллык эшкә йомгак ясадылар

Бүген, 2 декабрь көнне, Россия киносы елы уңаеннан район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре семинары үткәрелде. Соңыннан ул үз эшен "Сарман" кинотеатрында дәвам итте. Анда район авылларындагы мәдәният йортларының халыкка кино хезмәте күрсәтү буенча еллык эшләренә нәтиҗә ясалды, алдынгыларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 1 урын - Өчөйле-Саклау мәдәният йортына...

Бүген, 2 декабрь көнне, Россия киносы елы уңаеннан район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре семинары үткәрелде. Соңыннан ул үз эшен "Сарман" кинотеатрында дәвам итте. Анда район авылларындагы мәдәният йортларының халыкка кино хезмәте күрсәтү буенча еллык эшләренә нәтиҗә ясалды, алдынгыларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 1 урын - Өчөйле-Саклау мәдәният йортына ( җитәкчесе - Резедә Таҗетдинова), 2 урын - Урта Кәшер мәдәният йортына (җитәкчесе - Фәния Сәубәнова), 3 урын Илексаз мәдәният йортына (җитәкчесе - Зәрия Биктимерова) бирелде. Уңышлы эшләре өчен Фәүзия Вәлиева җитәкләгән Рантамак, Раушания Даутова җитәкләгән Сөлек мәдәният йортлары да мактауга лаек булдылар.

Котлаулардан соң авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре гомерен урман хуҗалыгын үстерүгә багышлаган, Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали ага Миннехан улы турындагы "Урман көче" дип исемләнгән документаль фильм һәм инвалидлар ункөнлеге уңаеннан татар мөселман фестивале кинолары исемлегенә кертелгән «Айсылу» исемле кинофильм карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев