САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч-Өйле Саклауда өмет белән яшиләр

Өч -Өйле Саклау авылы мәдәният йортында Инвалидлар көне уңаеннан Актүбә инвалидлар җәмгыятенең Ләйлә Кәрамова җитәкчелегендәге "Өмет" төркеме коллективы "Өмет белән яшик!" дигән исемдә концерт куйды. Ләйлә Кәрамова үзе иҗат иткән шигырьләре, матур җырлары белән концертны алып барды. Яшь җырчылар Ләйсән Латыйпова белән Мәрьям Диярова, Риф Дияровларның җырлары, берсеннән-берсе матур биюләре...

Өч -Өйле Саклау авылы мәдәният йортында Инвалидлар көне уңаеннан Актүбә инвалидлар җәмгыятенең Ләйлә Кәрамова җитәкчелегендәге "Өмет" төркеме коллективы "Өмет белән яшик!" дигән исемдә концерт куйды. Ләйлә Кәрамова үзе иҗат иткән шигырьләре, матур җырлары белән концертны алып барды. Яшь җырчылар Ләйсән Латыйпова белән Мәрьям Диярова, Риф Дияровларның җырлары, берсеннән-берсе матур биюләре белән, шулай ук Роза Гыймаева халыкны ял иттерделәр. Концертта "Светводканал" җитәкчесе Дамир Галиев, "Нөркәй" агрофирмасы җитәкчесе Вазыйх Гыйльметдинов Ләйсән Латыйповага акчалата ярдәм кулы сузып, изге теләкләрен җиткерделәр. Соңыннан Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев чыгыш ясаучыларга барлык халык исеменнән рәхмәт белдерде, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев