САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылдашлары батырларча һәлак булган Руслан Шакировны соңгы юлга озаттылар

Бүген Иске Имән халкы авылдашлары Шакиров Руслан Фаил улы белән хушлаштылар.

Ул Украинада барган махсус операция вакытында батырларча һәлак булган. Руслан 1985 елда туган, авыл мәктәбен тәмамлагач, 2003 елда Ватан алдындагы бурычын үтәргә хәрби хезмәткә алына, аннан хәрби килешү белән хезмәтен дәвам итә, Чечня сугышында була. Украинада махсус операция башлангач, янә хәрби килешү белән Ватаныбызның иминлеген сакларга китә.
Руслан мотоукчы батальонында механик-машина йөртүче була. Аны хәрби дуслары көчле рухлы, оптимист булуы өчен хөрмәт итәләр. Район тарихында Русланның батыр исеме мәңгелеккә кереп калыр. Әти-әнисенең, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

45

1

4

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Пусть земля будет пухом! Спи спокойноРуслан.