САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлил гимназиясе укучылары тату сыйныф серләрен беләләр

Яшь буынны тәрбияләүдә төп җаваплылык гаилә һәм мәктәпкә йөкләнә.

Районыбызның барлык белем бирү учреждениеләре, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торып, планлы рәвештә эш алып баралар. Мәктәпнең гадәткә кергән эш формаларыннан берсе - ата-аналарны балалар белән бергә үтә торган чараларга җәлеп итү. "Әти, әни һәм мин - спорт яратучы гаилә", "Әбием пешергән бәлеш", "Татар егете, татар кызы", "Кызлар - әниләр", "Сугыш балалары", "Әбием сандыгы серләре", "Балачак көне" –шуларның берничәсе. Чаралар барышында кызыксынулары күренеп торган, вакытлары булган, мәктәп тормышында - сәяхәтләр, экскурсияләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар оештыруда, бизәү эшләрендә катнашырга әзер торучы актив әти-әниләр барлыгы ачыклана. Составына укытучылар, әти-әниләр, укучылар кергән мәктәп, профилактика советлары, ата-аналар комитеты да эшләп тора. Монда ата-аналар һәм укучылар белән бергәләп төрле мәсьәләләр хәл ителә.
Һөнәр сайлауга юнәлеш бирү максатыннан, әти-әниләрнең эш урыннарына экскурсиягә барып, танышып кайту да яхшы нәтиҗә бирә. Төрле конкурс-бәйгеләр, акцияләрдә катнашучы гаиләләребез дә күп. Быел районда “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының муниципаль этап җиңүчесе булып Җәлил гимназиясе укучылары һәм әти-әниләр комитеты танылды. Алар республикада 2 нче урынны алдылар, Санкт-Петербургка 30 кешелек путевка белән бүләкләнделәр. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”ндә узган чараларда да гаиләләребез бик актив.
Бүгенге укучыларыбыз − мәшһүр галимебез Ризаэддин Фәхреддин күрергә теләгән, бөтен яктан да үрнәк балалар булып җитешсеннәр һәм, халкыбызга лаеклы булып, милләтебез горурланырлык, ул хыялланган зур шәхесләр булып үссеннәр, ә ата-аналар исә үзләренең балаларына игътибарлырак һәм үзләре дә балалары бөтен яктан үрнәк алырлык кешеләр булсыннар иде.
Гаилә белән мәктәп кулга-кул тотынып эшләгәндә, бу теләкләребез тормышка ашуына, белем-тәрбия бирүнең нәтиҗәле булуына шигебез юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев