САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акциягә җитәкчеләр дә кушыла

Газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе барышында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» социаль акциясе дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырудан тыш, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин. ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы, акциягә кушылып, үзенең...

Газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе барышында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте игълан иткән «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр!» социаль акциясе дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына якын кешеләрегезне яздырудан тыш, аз керемле гаиләләрне, балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләрне дә яздырып, игелекле гамәл кылырга мөмкин. ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы, акциягә кушылып, үзенең якын кешесен - әнисен "Сарман"га яздырды.

- Әнием Яхшы Каран авылында яши. Район газетасын даими алдыра, район, ил-көн яңалыклары белән танышып бара. Аның "Сарман"да яраткан рубрикалары, сәхифәләре дә бар. Аеруча район яңалыкларын, авыл кешеләре турындагы язмаларны яратып укый. Район газетасы әнием өчен яхшы бүләк булыр, дип уйлыйм, - ди Дамир Өлфәтович.

Сез дә акциягә кушылырсыз, дип уйлыйбыз, хөрмәтле газета укучылар! Аңа почта бүлекчәләрендә дә, хат ташучылар аша да, дәүләт хезмәтләре порталында да язылырга мөмкин. Еракта яшәүчеләрне исә газетаның электрон вариантына яздыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев