САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Яшәгән йортыгызның тәртип саны бармы, райондашлар?.

Район башлыгы карары нигезендә халык санын исәпкә алу буенча комиссия төзелде.

Әлеге кампанияне үткәрүгә әзерлек максатыннан, август аенда районның барлык авылларында, Җәлилдә теркәүчеләр эшләде. Алар җирлекләрдә исемлекләрне төгәлләштерделәр, торак йортларны, корылмаларны барладылар, торак йортларда адрес күрсәтелгән алтакталар барлыгын тикшерделәр. Нәтиҗәдә, Александровка, Карашай-Саклау, Ләке, Мортыш-Тамак, Яңа Имән, Петровка Завод, Рангазар, Саклау-Баш, Сарман, Иске Кәшер, Иске Имән, Янурыс авыл жирлекләрендә һәм Җәлил поселогында алтакталарны тәртипкә китерергә кирәклеге ачыкланды.
Торак фонды һәм башка корылмалар, техник файдалану кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә, урам чатларындагы почмак йортларда урам исемнәре ачык итеп язылган булырга, һәр йортта аның тәртип саны, күпфатирлы йортларда подъезд һәм фатир ишекләрендә фатир саннары күрсәтелергә тиеш. Шунысы мөһим: хуҗалык адресларының тәртиптә булуы ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр, авария хезмәткәрләре һәм башка төр хезмәт күрсәтүчеләр өчен дә уңайлы.
Алтакталар булмавы, начар укыла һәм күренми торганнары халык санын исәпкә алуда кыенлыклар тудырырга мөмкин. Чөнки халык санын исәпкә алучыларның адресатны эзләп йөрүгә күп вакыты китәчәк һәм оператив эш башкаруга тоткарлык туачак.
Хөрмәтле райондашлар! Нинди дә булса сәбәп белән, алтакталар вакытлыча алынган яки куелмаган булса, моны тиз көннәрдә эшләвегез сорала.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X