САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән көннәрдә республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирү бара

Районыбыз үзенең данлыклы ул һәм кызлары белән урынлы горурлана. Зур Нөркәй авылында туган, Рәсәй Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Марат Шакир улы Бибишев – шундыйларның берсе.

Ул - төзелеш өлкәсен оештыручыларның берсе, СССРның Министрлар Советы премиясе лауреаты, Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе. Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узган “Сарман якташлар” җәмгыяте якташлар очрашуы да бер елны нәкъ менә райондашыбызның якты истәлегенә багышланган иде.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән көннәрдә республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирү бара. Без дә үзебезнең якташыбыз өчен тавыш бирик, хөрмәтле райондашлар. “Голосуй за своего земляка” язуына кереп, “Проголосовать” дигәнгә басасы һәм, Сарман районын сайлап, аның янындагы түгәрәккә тамга куясы. Шуңа аеруча игътибар итегез: түгәрәкнең нәкъ менә район исеме астына куелганын сайлагыз.
Тавыш бирү өчен сылтама:http://100.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев