САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бәхетле булу өчен ни кирәк? Нәрсә ул бәхет? Әйдәгез, серләшеп алыйк, дуслар +видео

Юл буенда бер сукбай хәер сорап утыра икән. Янәшәдән юыртып узган җайдак аның битенә чыбыркысы белән сыздыртып киткән.

- Бәхетле бул! – дип кычкырып калган аның артыннан сукбай.
Бу хәлне күреп торган авыл агае сукбайга сорау биргән:
- Син шул дәрәҗәдә куркак һәм юашмыни?
- Юк, - дип җавап биргән сукбай, - әгәр бу җайдак бәхетле булса, минем битемә чыбыркы белән сыздырмас иде.
Кызганыч, әлеге кыйссадагы кебек, тормышта да җайдак хәлендә калган бәхетсез җаннарны очратырга була. Башкалардан көнләшеп, кимсетеп, үзләренең бәхетсезлеген таныган зәгыйфь күңеллеләргә, Аллам ярдәм бирсен, дигән теләк туа.
2012 елда Берләшкән милләтләр җәмгыяте карары белән 20 мартны Халыкара бәхет көне буларак бәйрәм итә башладылар. Аны гамәлгә ашыручылар фикеренчә, бәхет кешелек дөньясының иң мөһим максаты булырга тиеш. Шунысы кызык: әлеге көн турында тәкъдим Бутана тау шәһәрчегеннән кертелгән. Бутана Корольлеге халкы дөньяда иң бәхетле халык исәпләнә икән. Алар - Тулай Милли Бәхет коэффициенты буенча чемпионнар. Бәхет төшенчәсе философия, этика, психология фәннәре, дин тәгълиматы тарафыннан өйрәнелә. Физиология өлкәсе белгечләре аны “бәхет гормоннары” белән тыгыз элемтәдә тикшерәләр. Шигърият-поэзиядә, әдәбият-сәнгатьтә бәхет темасы - иҗат кешесен илһамландыручы тема.
Хөрмәтле төркемдәшләр, әйдәгез, бәхет турында бераз сөйләшеп алыйк. Сезнең өчен нәрсә ул бәхет? Җавапларыгызны комментарийларда калдырыгыз. Фирдүс Тямаев кебек, шигъри юллар белән, я җырлап та юлларга мөмкин.
Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Бу тормышта һәркемнең бәхетле булырга хакы бар! Бәхетле булыгыз!

Альбина Сабирова язмасы һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев