САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кичә Күтәмәле мәктәбендә дүрт укучыга кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады

24 майда Күтәмәле мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте

 Быел 9 сыйныфны 4 укучы тәмамлый. Аларны мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин, район Башкарма комитетыты җи­тәк­че­се­нең инф­раст­рук­тур үсеш бу­ен­ча урын­ба­са­ры Илсур Сәлимгәрәев, Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, сыйныф җитәкчеләре Ильмир Хөсәенов һәм Алсу Мәрдәншина, ветеран укытучылар Гөлүсә Мәликова һәм Раян Әхмәтбаев, әти-әниләре бәйрәм белән котладылар, имтиханнарда һәм алдагы тормышларында уңышлар теләделәр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. Укучылар да җавапсыз калмадылар - алар матур җырлар башкардылар, барысына да рәхмәт белдерделәр. Ахырдан барысы да истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев