САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлый

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Мөхтәрәм тармак ветераннары! Хөрмәтле райондашлар!


Сезне Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. 

Нефть һәм газ чыгару — йөзләгән төрле белгечнең хөрмәтле хезмәте ул. Бүген әлеге тармак продукциясе кулланылмаган тормыш өлкәсен күз алдына китерүе кыен. Шуңа күрә нефть-газ сәнәгатен без республикабызның милли байлыгы, аның үсеш нигезе дип атыйбыз. 

Сарман районының тарихы шушы төбәктә нефть һәм газ чыгару тармагының үсеше белән тыгыз бәйле. Бәйрәм туган ягының иминлеге өчен тырышып, аны үстерүдә хезмәт итүче күп кенә буын кешеләренең язмышын берләштерә. Бүгенге көндә районда халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән күп кенә республика программалары тормышка ашырыла. Бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен, без Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәт, «Татнефть» компаниясе һәм аның генераль директоры Наил Магановка зур рәхмәтебезне белдерәбез. 

Бәйрәм көнендә райондашларга, кара алтын чыгаручы нефтьчеләребезгә һәм тармак ветераннарына районыбыз, республикабыз үсешенә лаеклы өлеш кертүләре өчен үземнең ихтирамымны һәм олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Киләчәктә яңа казанышлар, ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим. 

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев