САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Яңа ел бәйрәме уңаеннан район халкына мөрәҗәгате

Хөрмәтле райондашлар!

Бусагада – яңа ел. 2022 ел үзенең бәхетле мизгелләре һәм үкенечләре, шатлык-куанычлары һәм югалтулары, казанышлары һәм борчу-мәшәкатьләре белән тарихка кереп бара.

Әйе, узып баручы 2022 ел бик үзенчәлекле, илебез өчен зур сынаулар елы булды. Әмма республикабыз, районыбыз халкы аны үзенең тырыш хезмәте, түзем-сабыр холкы, берберсенә карата ихтирам-хөрмәте белән уздырды. Халыкның тормышкөнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларда, милли проектларда катнаштык. Торак төзү, социаль объектларны, күпкатлы йортларны һәм ишегалларын реконструкцияләүне дәвам иттек. Юллар төзү, чиста су белән тәэмин итү, урам утларын яңарту, газлаштыру, торак-коммуналь хуҗалыгы, районыбызны яшелләндерү юнәлешендә шактый эшләр эшләнде. Сарайлы һәм Колмәт авылларында яңа ФАПлар төзелде. Яңа Имәндә авыл советы бинасы салынды. Сарманда үзәк хастаханә ишегалдында 24 фатирлы йортта төзелеш эшләре тәмамланып килә. Аграр көллияттә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ремонт эшләре башкарылды. Бу программалар киләсе елга да дәвам итәчәк.

Һәр эштә ярдәм күрсәтеп торучы Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, «Татнефть», «Агрокөч» җәмгыятьләре җитәкчелегенә районыбызның социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә күрсәткән зур ярдәмнәре өчен барлык район халкы исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм.

Кайсы өлкәне генә алсак та, ел дәвамында район халкы тырышып эшләде. Нефтьчеләребез, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре фидакарь хезмәт куйдылар. Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр, кече бизнес вәкилләре район икътисадын ныгытуга үз өлешләрен керттеләр. Мәгариф, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсендә эш дәвам итте.

Быел, Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышлап, күп чаралар үтте. Цифрлаштыру елы кысаларында шактый гына эшләдек. Узып баручы ел сарманлыларның кыенлыкларга каршы тора алуларын, кискен шартларда да берләшеп, бурычларны хәл итә алуларын, киң күңелле, шәфкатьле, ярдәмчел булуларын күрсәтте.

Сарман районы махсус операциядә катнашучы егетләргә 30 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрде.

Хөрмәтле якташлар!

Районыбыз нинди генә уңышларга ирешсә дә, бу - барыбызның да уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Ел буе намуслы хезмәт куйган, тормышның барлык өлкәләрен – нефть тармагы, авыл хуҗалыгы, икътисад, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалыгы, кече бизнес, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән һәркемгә рәхмәтемне юллыйм. Хезмәтегез, гореф-гадәтләргә тугры булуыгыз, туган ягыбызга мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Олыбызга да, кечебезгә дә бердәй кадерле булган, эчкерсез көтеп алынган Яңа ел бәйрәмен шатлык белән каршы алырга насыйп булсын. Барыгызга да саулык телим. Дөньялар тынычланып, бүгенге көндә илебез иминлеген сакларга киткән якташларыбыз исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсын, Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлык китерсә иде.

Бәхетле Яңа еллар сезгә, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев