САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Карамалыда Галия апаны котладылар

Кичә – 1 февраль көнне Татар Карамалысы авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Хәйруллина Галия Хәмит кызына 90 яшь тулды.

Галия апаны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Юбилярга котлау сүзләрен шулай ук район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Александровка авыл җирлеге башлыгы Артур Гафиятуллин, ветераннар советы рәисе Фалия Әхмәтҗанова, Александровка табиблык амбулаториясе баш табибы Шәрифҗан Мәүләвиев җиткерделәр.
Галия апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев