САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

“Яшел ут” җиңүчеләрен ачыклады

Бүген – 12 февраль көнне район үзәгендәге “Лилия” балалар бакчасында балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр арасында үткәрелгән “Яшел ут” смотр-конкурсының йомгаклау туры үткәрелде. Бу чара ике елга бер уздырыла һәм балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтүне, балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү буенча алдынгы тәҗрибәне пропагандалауны максат итеп куя.

Бәйге ике өлештән торды: балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча шөгыльләр үткәрделәр һәм билет сорауларына җаваплар бирделәр. Ә балалар бакчалары үзләренең эшчәнлекләре турында материаллар эшләп бирделәр.
Бәйгегә бәяне мәртәбәле жюри бирде. Тәрбиячеләр арасында I урынга – Җәлил поселогының “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Костина, II урынга – шулай ук Җәлил поселогы “Теремкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Дания Латыйпова, III урынга район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Вагыйзова лаек булды. Балалар бакчалары арасында исә өстенлек - Җәлил поселогының “Теремкәй”, II урынга – район үзәгенең “Лилия”, III урынга Җәлил поселогының “Кызыл чапчак” балалар бакчалары лаек дип табылды. Авыл балалар бакчалары арасында исә җиңүчеләр дип Юлтимер һәм Иске Имән авыллары балалар бакчалары танылды.
Җиңүчеләр һәм призерларга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.
Наталья Костина һәм “Теремкәй” балалар бакчалары район данын республика турында яклаячак.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X