САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якташыбыз кызыксындыру премиясенә лаек булды

5 ноябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында күренекле татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләймановага багышланган әдәби премия тапшыру тантанасы узды.

Ундүртенче тапкыр уздырылган бәйгедә лауреатларны акчалата премия һәм истәлекле бүләкләр белән сөендерделәр. Премиягә лаек булучылар “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан билгеләнә. Әдәбият өлкәсендә зур уңышларга ирешкәне өчен, якташыбыз, Җәлил поселогында яшәп иҗат итүче язучы, “Шәһре Биләрдә кунакта” китабы авторы Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова кызыксындыру премиясенә ия булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – Рухия Ахунҗанова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев