САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәүҗияктә Мәүлид бәйрәме үткәрелде

9 нчы ноябрьдә Кәүҗияк агрофирмасы ашханәсендә Мәүлид бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәмгә мәчеткә йөрүчеләр бик ныклап әзерләнделәр. Әлеге чарада катнашучылар Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең кыскача тарихы, аның васыятьләре, могҗизалары, Шәмәил Шәрифе, Мәүлид бәйрәме тарихы, догасы, кыйссасы белән таныштырдылар. Мөнәҗәтләр, салаватлар, касыйдәләр әйттеләр.Быел мәчетебезнең намаз укый торган өлешенә халыклар үзләре теләп биргән акча хисабына бик күркәм ремонт ясалды. Муллабыз Карамов Фәнис Пәйгамбәребезнең Мәүлиден хөрмәт итеп, аны үткәрергә ярдәм иткән, бәйрәмне үткәрүне оештырган авыл җирлеге башлыгы Фиргат Әхсән улына, абыстаебыз Саимә Әхмәт кызына ,ашханә пешекчеләренә, бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә, мәчетебезне тотуга үз өлешләрен керткән һәм күчтәнәчләрен алып килеп шушы мәҗлестә катнашкан һәммә кешегә зур рәхмәтләрен җиткерде.

Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Соңыннан тантанада катнашучылар мәчеткә барып өйлә намазы укыдылар. Быел мондый чара зурлап алтынчы тапкыр үткәрелде. Киләсе елларда да Мәүлид бәйрәмендә исән-сау очрашсак иде дигән теләктә калып саубуллаштылар.

Реклама

 

Ветераннар Советы рәисе Шакирова Фәүзимә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев