САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Августта нинди үләннәр җыярга?

Август-сентябрь аенда чәчәк атучы дару үләннәренең күп очракта чәчәкләре һәм җимешләре файдалы.

Августта үләннәрне әйбәт һава торышында иртән чык кипкәч җыю яхшы.

Кызыл камырлык.

Җәй ахыры – камырлык җимешләрен җыюның нәкъ вакыты. Җиләкләрендә А, К, С, Е, В группасы витаминнары, флавоноидлар, крахмал, фруктоза, эфир майлары, органик кислоталар, холин, сорбит, пектин бар. Киптергәннән соң, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген, кан составын яхшыртучы, диарея һәм дизентерия белән көрәшергә ярдәм итүче препаратлар ясарга мөмкин. Кан басымын төшерә, нерв системасын ныгыта, холестеринны киметә. 12 яшькә кадәрге балаларга, кан басымы түбән булган кешеләргә, йөкле хатын-кызларга кулланырга киңәш ителми.

Валериана, ягъни песи тамыры.

Августта тамырларын әзерлиләр . Кан басымын төшерә, нерв системасын тынычландыра, мускуллар һәм веналардагы кысылуларны бетерә. Аны шулай ук көзән җыерганда, борчылганда, йөрәк бик нык типкәндә, авыртканда кулланалар. Песи тамыры кан оючанлыгын арттыра, шуңа күрә аны өлкәннәргә саклык белән кулланырга киңәш ителә. Кан басымы югары булганнарга, хроник энтероколит белән авыручыларга куллану киңәш ителми. Песи тамырын озак вакыт куллану да ярамый.

Гөлҗимеш.

Җимешләрен җыялар. Аларда С витамины бик күп, төнәтмәсе организмны ныгыта, тонусны арттыра. Әлеге җимеш шулай ук салкын тигәннән ярдәм итә, матдәләр алмашын, йөрәккан тамырлары системасы, бавыр, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген нормальләштерә, нерв системасына уңай тәэсир итә, бәвел һәм үт кудыргыч булып та исәпләнә. Ашказаны җәрәхәте һәм гастрит, тромб ясалу ихтималы булганда куллану киңәш ителми. Йөрәк авырулары булганда, кан әйләнеше бозылганда, саклык белән кулланырга кирәк.

Бөтнек.

Яфракла - рын җыялар. Бу үсемлектә эфир майлары, дубиль матдәләр, флавоноидлар бар. Бөтнек бактерицид үзлеккә ия, яраларны төзәтә, авыртуны баса, күңел болгану һәм сару кайнауны бетерә. Төнәтмәсе шулай ук тынычландыргыч буларак кулланыла, бронхларда, үпкәдә, ашказаны-эчәк трактында ялкынсыну булганда, йөрәк-кан тамырлары, хатын-кыз авырулары вакытында файдалы. Кан басымы түбән булучыларга, аллергия белән интегүчеләргә, йөкле һәм имезүче хатын-кызларга, балаларга бирергә киңәш ителми.

Күк чәчәк .

Чәчәкләрен җыялар. Составында гликозидлар, флавоноидлар, витаминнар, дубиль, буяучы матдәләр, минераль тозлар бар. Төнәтмәләре тир, үт, бәвел кудыргыч, температура төшергеч, микробка каршы үзлеккә ия. Яраларны төзәтә, тынычландыра, спазмнарны, авыртуны бетерә, ашкайнату процессын һәм аппетитны яхшырта. Хатын-кыз авырулары вакытында йөкле һәм имезүче хатын-кызларга куллану киңәш ителми.

Кыр әнисе (тмин).

Ботаклары б елән бергә зонтигын җыялар. Составында майлы кислоталар, эфир майлары, фитостериннар, флавоноидлар, балавыз, сумала, селен бар. Кыр әнисеннән ясалган препаратлар ашказаны-эчәк тракты, эчәк авыруларын дәвалаганда, метеоризм, үт куыклары юллары кысылганда, сулыш юллары органнары ялкынсынганда, ютәл вакытында файдалы. Гастрит, үт куыгында таш булганда кулланмаска кирәк.

Гадәти мәтрүшкә.

Мәтрүшкәне барлык җәйге айларда да җыярга мөмкин, әмма август – соңгы срок . Сентябрьдә инде бу үләнне җыярга ярамый . Үләнчеләр аны ашказаныэчәк трактын, салкын тиюне, хатын-кыз авыруларын, ревматизм, эпилепсия, көзән җыеруны дәвалау өчен кулланырга киңәш итәләр. Хуш исе өчен чәйгә дә кушарга була.

Пәйгамбәр тырнагы.

Җәй һәм көз буе җыярга була. Әлеге үләннең чәчәкләре генә файдалы. Составында эфир майлары, витаминнар, калий, кальций, магний, тимер, цинк, бакыр, молибден, селен бар. Төнәтмәсе үлекле яраларны, пешкән, киселгән урыннарны, җәрәхәтләрне, югары сулыш юллары, йөрәк, авыз куышлыгы, гастрит, ашказаны җәрәхәте, кан басымы, уникеилле эчәк, бәвел куыгы, бавыр, хатын-кыз авыруларын, шулай ук эпидермисны дәваларга ярдәм итә. Кан басымы түбән булганда, йөкле ханымнарга, ашказаны авырулары кискенләшүчеләргә куллану киңәш ителми. Тынычландыргыч үзлеккә ия булган валериана, бөтнек һәм башка үләннәр белән бергә куллану ярамый.

Тузганак.

Августта аның тамырларын әзерлиләр. Киптергәннән соң, бавыр, ашказаныэчәк тракты авырулары вакытында кулланалар. Тузганак тамыры шулай ук бәвел куыгындагы ялкынсынуны дәваларга, паразитлардан котылырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев