САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлил урамнарын чистарталармы?

.

Вконтактедагы Җәлил поселогы  белән бәйле бер төркемдә юллар торышыннан зарланып, бик каты бәхәсләшәләр. Дөрес, табигать шартлары белән бәйле рәвештә, башка җирлекләрдә дә кыенлыклар бар. hава температурасы бу көннәрдә үзгәрүчән: әле генә яңгыр коя, әле генә кар ява. Я аяк асты җебетә, я бозлавык барлыкка килә. Юллар торышы да шуңа бәйле. Юл техникасы йөреп, чистартып тора, әмма бөтен җиргә берьюлы кереп җитә алмыйдыр. Зар-моң хакында фикерен белеп, без Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримовка мөрәҗәгать иттек.
- Бүгенге көндә поселокта 78 күпфатирлы йорт бар. Җирлек составына 3 авыл, Ветераннар урамындагы шәхси сектор hәм күпбалалы гаиләләргә бүленгән 13 урам керә. Юллар торышын карап тору буенча аларда 2 амкодор тракторы, 1 грейдер hәм 3 төяткеч эшли. Алар тәртип буенча барлык урамнарга да хезмәт күрсәтәләр, эш туктап тормый, - диде ул.
Хактан да, берьюлы бөтен җирне дә чистарту мөмкин түгел. Кайда катлаулырак, әлбәттә, иң беренче шул участок чистартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев