Райондашыбызның җырлары белән яңа җыентык чыккан

Узган ел ахырында Татар федераль милли-мәдәни автономиясе нәни дусларыбыз өчен яңа проект тәкъдим иткән - Татарстан Республикасының халык артисты, профессор Миңгол Галиев мөхәррирлегендә “Туган телдә җырыбыз” дип исемләнгән ноталы басма - балалар һәм яшүсмерләр өчен җырлар җыентыгы нәшер ителгән. Анда тупланган җырлар төрле темаларга бүленгәннәр һәм текстлары ноталары белән бергә тәкъдим ителгән. Ул балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, төрле түгәрәкләрдә тантаналы кичәләр уздырганда укытучыларга, тәрбиячеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә менә дигән методик кулланма.

  • Балалар өчен татар телендә җырлар җыентыгының басылып чыгуы – күптән көтеп алынган вакыйга. Бигрәк тә бу җыентыкның Россия төбәкләрендә яшәгән милләттәшләребезгә кирәклеге актуаль булып кала бирә. Әлеге җыентыкны әзерләгәндә, 300гә якын җыр барланды. Шуларның 200гә якыны сабыйларның тавыш үзенчәлекләрен исәпкә алып иҗат ителгән, гади, аларның күңеленә ятышлы пентатоникага нигезләнеп язылган җырлар, - дип язган, җыентыкка бәя биреп мөхәррир.  

Иң куанычлысы: җырлар арасында райондашыбыз Гөлнара Якупова-Мөхәммәтдинованың иҗат җимешләре дә бар. Аның шагыйрьләр Дамир Гарифуллин, Вәсимә Хәйруллина, Әзһәр Габиди, Гөлгенә Саттарова, Әхмәт Фәйзи, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган 14 җыры җыентыкка кертелгән.

  • Күптән түгел генә бу китап кулыма килеп керде. Бик сөендем. Бу минем өчен бер дә көтелмәгән бүләк булды, - дип шатлыгын уртаклашты Гөлнара Рәис кызы.

Чыннан да, җыр сәнгатен аңлаган кешегә аның әһәмияте бик зур. Бала җырны сабый чактан ишетеп, җырлап үссә, тәрбия ягыннан да көчле була. Сарман ягын моң чишмәсенә тиңлиләр. Димәк, үзебезнең район балаларында да ул туган җиргә, табигатькә, матурлыкка мәхәббәт, дуслык, милләтпәрвәрлек хисләре тәрбияләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте