Иминлек

Районда 30 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды

Рейдлар  дәвам итә.Юл иминлеген тәэмин итү максатыннан кичке һәм төнге вакытларда ЮХИДИ рейдларын уздырулар дәвам итә. Узган атна ялларында 31 август, 1, 2 сентябрь көннәрне үткәрелгән комплекслы профилактик чаралар барышында барлыгы 30 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды.

 

Алар арасында 8 иминият полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә итүче булды. Моннан тыш 10 укылмый торган дәүләт номеры белән йөрүче, 5 – куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 1 – транспорт чарасында балаларны йөртү тәртибен бозучы, 1 – чамадан тыш карангылатылган тәрәзә белән йөрүче, 2 – җәяүле кагыйдә бозучы да административ җаваплылыккка тартылды.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

 


Нет комментариев