Гашыйклар көненә багышланган бәйгедә дүртенче катнашучыларыбыз - Разил-Айназ Шәриповлар
Рангазар авылыннан Разил-Айназ Шариповлар
Жаным, бәгърем, рәхмәтлемен сиңа-
Таянычым минем, син -терәк...
Сабырлыгыә, ярдәмчеллегеңне
Тоеп яшәү миңа бик кирәк.
Рәхмәт сиңа минем гомеремне
Җылылыкка, нурга күмгәнгә!!!
Күңелемне, эчке хисләремне
Күзләремә карап күргәнгә...
Бернигә дә алыштырып булмый-
Йолдызга тиң тирән карашын...
Беләсеңме, гомерлеккә диеп,
Бер караштан сине яраттым!!!
Танышканга нәкъ 9 ел вакыт...
Дөньям минем хәзер түгәрәк...
Тормыш киртәләрен җиңүләре
Синең белән күпкә җиңелрәк...
Үзең кебек уңган, булган , чибәр,
Ул теләдем бүләк итәргә...
Бары синең белән кул тотышып
Гомер көзләренә җитәргә.
Баһадирдай улыбыз бар безнен,
Йолдызга тиң чибәр кызыбыз.
Бергә, бердәм, тату гаилә бит без -
Һәрвакытта шундый булырбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев