Ул безгә үзенең әнисе Фәния Ихсан кызының фотосын җибәргән.
Фәния апа Мортыштамак авылында туып-үсә. Институт тәмамлагач, Сарман районында икътисадчы булып эшли, «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» исеменә лаек була. Өч кызы, алты оныгы, 2ч оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта Фәния апа – лаеклы ялда, балаларын, оныкларын сөендереп, аларга тәмле бәлешләр пешерә, бәйли. «Без әнине бик яратабыз», - ди Ландыш.
Нет комментариев