Сарман һәм күрше-тирә районнар чигендә ЮНЕСКО геопаркы төзеләчәк
Җәмгыять

Сарман һәм күрше-тирә районнар чигендә ЮНЕСКО геопаркы төзеләчәк

Кичә – 11 ноябрьдә Сарманда район Советының утырышлар залында эшлекле очрашу үткәрелде. Татарстанның көньяк-көнчыгышында төзеләчәк геопарк проекты җитәкчесе – «Татнефть» җәмгыятенең Татар фәнни-тикшеренү һәм нефтьнең проект институты әйдәүче белгече Владлена Сырвачева очрашуда катнашучыларны геопаркның проекты белән таныштырды.

Проектның инициаторы булып республика җитәкчелеге ярдәме белән «Татнефть» җәмгыяте тора. Геопарк үз эченә биш – Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән һәм Сарман районнарын ала һәм уникаль геологик объектларны, археологик мирасны, табигатьнең истәлекле урыннарын һәм нефть төбәгенең тарихын берләштерә. Владлена Юрьевна очрашуда катнашучыларны геопарк төзелү шартлары белән дә таныштырды. Шунысын да әйтергә кирәк: ул ЮНЕСКО әһәмиятендәге парк булырга тиеш, диләр белгечләр.


Нет комментариев