Сарманыбызга әкренләп Яңа ел кәефе килә! Бүген район Үзәк ял паркында кышның төп кунагын — яшел чыршыны урнаштыру һәм бәйрәм бизәкләрен кую эшләре башланды.

Әлегә урамда ноябрь җиле иссә дә, бу матурлыкны күргәч, күңелләр җылынып китә. Тиздән бакча утлар белән балкып, балаларның шат авазларына күмелер, ә кичке сәгатьләрдә биредә йөрү тагын да рәхәтрәк булыр!
Нет комментариев