Гөлүсә Шәрипова кулында орчык җырлый, җепләр терелә
Җәмгыять

Гөлүсә Шәрипова кулында орчык җырлый, җепләр терелә

Йон эрләү халкыбыз мәдәниятендә гади һөнәр генә түгел, ә традицион тормыш рәвешенең гаять тирән гамәли, җәмгыяви һәм хәтта йола мәгънәсенә ия булган мөһим өлеше дә булып тора. Татарлар да, сарык үрчеткән күп халыклар кебек үк, йоннан җылы киемнәр әзерләгәннәр. Эрләү йонны җепкә әйләндерергә мөмкинлек биргән, аннан бөтен гаилә өчен салкын кыш шартларында бик тә кирәк булган оекбашлар, бияләйләр, шәлләр һәм башкаларны бәйләгәннәр. Моннан тыш, сугылган йоннан (киездән) аяк (киез итек), баш киемнәре һәм хәтта келәмнәр әзерләгәннәр. Тарихи чыганакларда билгеләп үтелгәнчә, татарлар, күрше халыклардан – мордвалардан, чуашлардан аермалы буларак, йонны эрләп кенә калмыйча, аннан кафтан һәм ыңгырчак өчен тупас тукымалар да сукканнар.

Бүгенге көндә йон эшкәртү, җеп эрләү онытылып баручы һөнәр булып саналса да, ул тулысынча югалмаган. Республика районнарында йон эрләү дәресләре, бу һөнәрне торгызуга юнәлтелгән чаралар үткәрелә, остаханәләр эшли. Безнең районда да аны буыннан буынга күчерү, саклау өчен зур көч куйган осталар юк түгел. Күтәмәле авылында яшәүче Гөлүсә Шәрипова – шундыйларның берсе.

Аның белән без 80-нче еллар ахырында – Күтәмәле урта мәктәбенә укытырга килгәч танышкан идек. Яңа Имән авылының бик тә игелекле һәм ипле егетенә – Рифгатькә кияүгә чыккан иде ул. Үзе килеп төшкәнче үк, Гөлүсә турында күп кенә җылы хәбәрләр ишетелде. «Бик матур тегә икән», – диделәр аның хакында. Чыннан да, Күтәмәлегә килгәндә, аның зифа буенда бик килешле кофта һәм үзе теккән итәк иде. Аннан соң ул авыл халкын күлмәкләр, сарафаннар һәм башкалар белән дә сокландырды. Көннәр суыта башлагач, мәктәпкә өстенә үзе бәйләгән костюм киеп килде. Соңыннан ачыкланганча, ул бәйләп кенә калмый, оекбашлар, бияләйләр өчен сарык йонын тулысынча үзе эшкәртә дә икән.

– Мөслим районының Тугаш авылында туып-үстем. Әтием Мулланур кул эшләренә бик оста иде. Өйләр салды, тәрәзәләр ясады, итекләр басты. Ә әнием Гатия яшьрәк чакта тракторчы һәм комбайнчы булып эшләде. Кияүгә чыгып, балалары туа башлагач, колхозда төрле эшләргә йөрде. Безгә, әтигә оекбашлар, бияләйләр бәйләргә дә вакыт таба иде. Әле дә хәтерлим, әтинең биле авырта иде, шуңа күрә ул гомер буе диярлек әни бәйләп биргән билбауны киеп йөрде. Соңрак  әти урманчы булып эшләде. Бу безнең студент чак. Кояш чыкканчы ук торып, аңа булышырга дип, без дә – мин, Фәйрүзә апам, Фикус энем урманга барабыз. Әти чапка печәннәрне җыябыз, урман хуҗалыгы өчен каен һәм юкә себеркесе, дару үләннәре әзерлибез. Әти урманны бик ярата иде. Әни исә бик батыр, тәвәккәл булды. Әтинең атын да ул җигеп бирә, урманнан кайткач, тугара иде. Күпләп сарык асрадык. Ул елларда һәр хуҗалыкта диярлек 25әр-30ар баш сарык булыр иде. Көзге йонны әти итек басу өчен тотты. Без ул баскан итекләрне киеп үстек. Аңа итек бастырырга күрше-тирә авыллардан да киләләр иде. Бик матур, ыспай һәм сыйфатлы итеп баса иде. Буяу кулланмады, сарык йоны нинди төстә булса, итекләр дә шундый була иде. Кеше аягында үзе баскан итекне күрсә, әллә каян таныды. Ә  язгы йонны, язып, җегерләп, йон оекбашлар, бияләйләр, муенсалар, шапкалар бәйләү өчен тоттык. Әни оекбашлар, бияләйләр бәйләгәндә, без дә, аның бәйләмен алып, акрын-акрын энә тотарга өйрәндек. Йонны безгә әниемнең бертуган Һәдия апасы эрләп бирә иде, дип искә ала ул.

Осталар әйтүенчә, йон эшкәртү – шактый катлаулы һәм авыр хезмәт. Ул күптөрле этаплардан тора. Гөлүсә ханым аны эшкәртү серләре белән дә уртаклашты.

– Аны елга ике тапкыр алалар: яз һәм көз. Көзге йон кыска була һәм бик тиз керешә. Шуңа күрә аны итек басу өчен файдаланалар. Ә язгы йон озынрак һәм эрләү өчен дә җиңелрәк була. Аны апрель ахыры-май башларында алалар. Сарык өсте купкан булырга тиеш, купмаса, алып булмый. Ул  сарык тунын салган төсле генә төшәргә тиеш. Сарык өстен бүлгәләргә дә ярамый. Аннан соң аны җәй көне кояшлы көндә койма башына куеп киптерәләр һәм, капчыкларга тутырып, сәндерәгә яки лапас түбәсенә күтәреп куялар. Көз көне бакча һәм басудагы кыр эшләре төгәлләнгәч, авыл хатын-кызларының вакытлары барлыкка килә һәм алар сарык йонын эш итәргә керешәләр. Иң элек йонны чүп-чардан, тигәнәкләрдән арындыралар һәм торба яки мич өсләрендә бераз гына киптереп алалар. Аннан соң аны язалар. Сарык йонындагы җепне өзәргә ярамый, бер башыннан башлыйсың да тоташ килеш акрын гына язасың һәм, гөнҗәлә-гөнҗәлә итеп, төргәкләргә урап куясың, дип сөйли ул.

Ә җеп эрләргә ул тормышка чыккач өйрәнә.

– Каенанам Зөбәрҗәт әнием уңган һәм кул эшләренә бик оста иде. Оныклары кунакка килгәч, кыска гына вакыт эчендә йон эрләп, җылы һәм йомшак оекбашлар бәйләп, аларга кигереп озата да иде. Без аның белән, кич утырып, йон яза һәм җеп эрли идек. Җеп эрләү өчен орчык һәм каба кирәк. 45-55 см лы орчыклар иң уңайлысы санала. Мин үзем хәзерге вакытта да әтием ясап биргәннәрен кулланам. Йонны җегерләү өчен, уң кул белән орчыкны сәгать угы йөреше уңаена бөтерәбез, ә сул кул белән кабадагы гөнҗәләдән, ягъни йон төргәгеннән йонны акрын гына тартабыз. Ике орчык тулгач, алардагы җепне бер йомгакка урыйбыз. Орчык ярдәмендә аны катабыз. Җепне катканда, орчык сәгать йөрешенә каршы бөтерелә. Шулай итеп, йомгактагы җеп яңадан орчыкка күчеп бетә. Катканда, җеп бер-берсенә үрелә, ныгый. Соңыннан аны киләпкә урап юабыз һәм, киптереп, йомгакка урап куябыз. Ул бәйләү өчен әзер була,  дип дәвам итә сүзен Гөлүсә ханым.

«Эрләргә, катарга гына түгел, оекбашларны дөрес итеп юарга, басарга да өйрәтте әни. Аны кайнар суда сабынлап юып, соңыннан суын сыгып бетереп, сул ягын әйләндереп, бик кайнар суда бер-берсенә ышкый-ышкый юалар. Болай эшләгәндә, җеп утыра, тыгызлана, бәйләм тигезләнә һәм оекбаш, мамык кигән кебек, йомшак һәм бик җылы була. Гомумән, Зөбәрҗәт әнине рәхмәт сүзләре белән генә искә алам. Ул күп еллар җаваплы хезмәт башкарды, белемле, зирәк акыллы, сабыр, җитез, тәвәккәл һәм һәркемгә якты йөзле булды. Кергән беркемне дә чәй эчермичә чыгармады. Авыл халкы алдында да абруе зур булды. Каенатам Мөхтәр сугыш ветераны иде, авырып кайтканлыктан, Зөбәрҗәт әни аны бик карады, сакларга тырышты. Каенатам да заманына күрә укымышлы һәм белемле кеше иде, ул да җаваплы эшләрдә эшләде. Мин аларның бер генә тапкыр да ачуланышканнарын күргәнем булмады. Бергәләп биш бала үстерделәр. Әти белән әни безнең өчен туганлык җепләрен саклауның матур үрнәге дә булдылар. Зөбәрҗәт әни каенатамның туганнарын бик якын итте, хөрмәтләп яшәде. Алардан күреп, безгә дә бик якын булдылар алар. Туганнары үзләре дә әти-әнине хөрмәт иттеләр. Кызганычка каршы, каенанам белән озак яшәргә туры килмәде, ул бакыйлыкка иртәрәк китте. Исән булса, аннан тагы да күбрәк һөнәргә өйрәнгән булыр идем. Каенатамның Нәфисә апасы да кул эшләренә оста, җепне, фабрикадагыча, бик тигез итеп  эрли иде. Аның кебек матур эрләүче тирә-якта юктыр, дия иде Зөбәрҗәт әни дә. Нәфисә апа миңа да йон язып, эрләп биргәне булды», – дип тә өстәде ул.

Гөлүсә Мулланур кызы һөнәре буенча журналист булса да, тормыш хәле буенча аңа гомер буе укытучы булып эшләргә туры килде. Күтәмәле мәктәбендә география укытты, бүгенге көндә укучыларга туган телебезнең матурлыгын аңларга ярдәм итә, укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкара, 7 сыйныфта класс җитәкчесе, хезмәт ветераны.

– Бик яратып эшләдем һәм эшлим. Миңа һәрвакыт әйбәт укучылар туры килде, алардан үзем дә күп нәрсәгә өйрәндем.  Ата-аналар да бик әйбәт булдылар. Гомумән, кеше ул камил җан иясе, ә балалар – олы дөнья, гаҗәеп китап. Мин аларның күбрәк яхшы якларын күрергә тырышам, иң шук дигәннәрен дә яратам. Ә иң курыкканым – хаксыз билге кую һәм баланы рәнҗетү, – ди ул. 

Рифгать белән алар үзләре дә ике ул үстерделәр, әйбәт тәрбия бирделәр. Ике малай да бик әйбәт укыдылар. Икесе дә Казан һәм Мәскәүнең дәрәҗәле уку йортларын бик яхшы билгеләргә генә тәмамладылар һәм бүгенге көндә җаваплы хезмәтләр башкаралар.

Гөлүсә ханым махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм дә әзерләшә: оекбашлар бәйләү өчен җеп эрли,  җиләк-җимеш, дару үләннәре киптерә, токмач басу, маскировка челтәре үрү кебек күмәк эшләргә үз өлешен кертә. 

Кул эшләре миңа да ят түгел. Әнием Наҗия бәйләгән оекбаш һәм бияләйләргә сокланмаган кеше калмый иде. Үзенә бертөрле матур, тигез һәм нәфис килеп чыга иде алар. Ә студент вакытта мин дә тулай торакта кул эшенә оста кызлар белән яшәдем. Алсу апасының кечкенә кызларына күлмәкләр бәйләде, ә Гөлчирә – үзенә кофталар. Сүз уңаеннан, алар бүгенге көндә дә ул һөнәрләрен ташламадылар. Мин оекбаш бәйләргә әниемнән өйрәнсәм, кофталар бәйләү нечкәлекләрен нәкъ менә алардан үзләштердем. Гөлүсәдән дә күп  нәрсәгә өйрәндем: вак бәлеш пешерергә, кайнатма һәм компот ясарга... Тагын үзем өчен бер бик кадерле һөнәргә өйрәнгәнмен икән әле – салфетка бәйләргә! Гөлүсәнең өстәлендә бик матур, ап-ак итеп юылып, крахмалланып җәелгән салфетка күрдем дә – дөньямны оныттым! Ул елларда Интернет юк, журналларда да андый схемалар тулып ятмый. Кыскасы, тиз арада берничәне бәйләп тә алдым.

Гөлүсә ханым белән әңгәмә корганда, ул йон эшкәртүнең барлык процессларын эшләп тә күрсәтте. Аның хәрәкәтләре шундый матур, төгәл һәм җитез – орчык җырлый, җепләр, әйтерсең, терелә! Шунысы да бик мөһим: ул йон эшкәртү нечкәлекләрен укучыларына да өйрәтә. Һәм, купшы розаларга карый, гап-гади яраннарны өстенрәк күрә, диңгез арты илләренә кызыкмый, туган илебезне ярата.

– Бу һөнәрем миңа тормышта бик кирәк булды. Безнең балалар үскән чор 90 нчы елларга туры килде. Ике улыма, тормыш иптәшемә, туганнарыма да үзем эшкәрткән йоннан җылы һәм йомшак оекбашлар һәм бияләйләр бәйләп кигерә идем. Инде хәзер оныгымны сөендерәм. Шунысын да әйтәсем килә: сарык йоны сәламәтлек өчен бик файдалы, ул уникаль үзлекләргә ия. Кызганычка каршы, соңгы елларда сарык асрау, аның йонын йорт шартларында куллану, аннан оекбашлар, бияләйләр бәйләү кимеп бара, чөнки кибет киштәләрендә аларның ниндие генә юк, Бүгенге көндә терлек асраучы хуҗалыклар да аз. Без үскәндә, авылдагы барлык хуҗалыкта да сыер, сарык, каз, үрдәк, тавык асрадылар. Ялгыз әбиләр дә кәҗә белән сарык тоттылар. Авылда сыер, сарык, бозау, каз көтүләре чыга иде. Һәр йортта йон эрләделәр, оекбаш һәм бияләй бәйләделәр. Кул эшләре минем күңелемә дә тынычлык, җаныма рәхәтлек бирә. Көн саен ни дә булса эшлим. Вакыт булмыйчарак торган чакларда Рифгать: «Бүген кабаң белән орчыгың  үпкәләр инде», дия иде. Кул эше белән утырганда, уй-фикерләремне тәртипкә китерәм, алдагы көнемне планлаштырам, аудиокитап, догалар тыңлыйм, ятлыйм. Мин халкыбызның бу гаҗәеп һөнәре югалмасын, кабат яңарсын иде, дип телим, – диде Гөлүсә ханым саубуллашканда.

Без дә шул теләктә калабыз, әби-бабаларыбыз мирасы югалмасын, ул буыннарны бер-берсенә ялгап торучы изге ядкарь булсын.

 

Зөлфия Шәрипова

Милләтем бизәкләре

 

 

 

 


Нет комментариев