«Татар гаиләсе» халкыбызның милли-мәдәни кыйммәтләрен күрсәтте
Мәдәният

«Татар гаиләсе» халкыбызның милли-мәдәни кыйммәтләрен күрсәтте

11 ноябрь көнне районда «Гаилә – бәхет бакчасы» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Иң элек кунаклар район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән берлектә район үзәгендә мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров истәлегенә куелган бюстка чәчәк бәйләмнәре салдылар. Соңыннан бәйрәм җырчы исемен йөрткән Сарман балалар сәнгать мәктәбендә дәвам итте.

Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды эшчәнлегенә кушылып, татар гаиләсенә генә хас булган милли-мәдәни кыйммәтләрнең районыбызда ни дәрәҗәдә саклануын күрергә мөмкинлек бирде. Аңа тормыш иптәше белән район мөхтәсибе Сәид хәзрәт тә килгән иде. Ул бәйрәмне гаилә турындагы вәгазь белән башлап җибәрде. Анда 3 – Раушания һәм Марат Вәлиевлар (Яңа Әхмәт), Миләүшә һәм Хәмзә Ганиевлар (Сарман), Венера һәм Марсель Сәетшиннар (Сарман) гаиләләре катнаштылар. Алар тамашачыларга «Бирнә сандыгы», «Кунак бәлеше», «Балага исем кушу» йолаларын күрсәттеләр. «Татар гаиләсе» иҗтимагый фонды директоры – Республиканың югары категорияле табибы, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы эксперты Гайфуллина Миләүшә Хафиз кызы гаиләләрнең чыгышларын югары бәяләде, аларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирндира Сахипова да гаиләләргә Фәрит Мөнәвир улы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.


Нет комментариев