Татарстанда грипп белән авыручылар саны артты: күрсәткечләр нинди?
Сәламәтлек саклау

Татарстанда грипп белән авыручылар саны артты: күрсәткечләр нинди?

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда грипп белән авыручылар саны арта бара.

Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясендә сөйләде.

Белгеч билгеләп үткәнчә, республикада узган атнада грипп һәм ОРВИның 7 116 очрагы теркәлгән. Октябрь ахырында ОРВИ авыручылар арасында грипп өлеше 5 процент кына тәшкил итсә, хәзер бу күрсәткеч 18 процентка кадәр күтәрелгән. Шул ук вакытта, каникуллар булу сәбәпле, грипп булмаган этиологияле ОРВИ очраклары кимегән. Узган атнада гына да гриппның 30 очрагы ачыкланган.


Нет комментариев