Машина йөртүчеләр еш кына ягулыкның сыйфатын визуаль рәвештә яки ис буенча гына ачыклый алмыйлар. Нормадан тайпылышларны гадәттә мотор югары йөкләнешләрдә эшләгәч һәм металл яңгырау (детонация) ишетелә башлагач кына сизеп була. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «За рулем» журналының баш мөхәррире, автоэксперт Максим Кадаков сөйләде.
Эксперт ассызыклаганча, бензин күп кенә параметрлар буенча таләпләргә җавап бирмәскә мөмкин. Мәсәлән, аның составында күкерт, бензол яки ароматик углеводородлар артык күп булырга мөмкин.
«Бу тупланма агу кебек: башта берни дә сизелми, әмма машинаның мөһим төеннәре ресурсы кискен кими. Двигатель берникадәр вакыт тигез эшләячәк, ләкин шул ук вакытта каталитик нейтрализатор җимерелә башлаячак яки ламбда-зондлар сафтан чыгачак», — дип аңлатты Максим Кадаков.
Ягулык белән бәйле проблемаларны тутырылган бензинның октан саны белдерелгәннән шактый түбән булганда гына тиз аңлап була — бу очракта двигатель эшләгәндә характерлы ямьсез тавышлар барлыкка килә.
Шул ук вакытта, заманча автомобильләр сыйфатсыз ягулыкны элеккеге буын машиналарына караганда күпкә авыррак кичерә. Моторларның катлаулы электрон системалары һәм датчиклары ягулык составындагы теsләгән тайпылышларга бик сизгер.
Үзегезне ничек сакларга?
Максим Кадаков тикшерелгән челтәр АЗСларында гына ягулык салырга һәм һәр очракта да сыйфат паспорты эленгән мәгълүмат почмагына игътибар итәргә киңәш итә. Бу документта экология классы (мәсәлән, К5/Евро-5) һәм партиянең факттагы химик күрсәткечләре ачык күрсәтелә тиеш.
Нет комментариев