13 ноябрь, җомга көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән республиканың кайбер районнарында кар һәм җепшек кар явуы ихтимал.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк.
Төнлә һава температурасы -2дән +2 градуска кадәр, ә көндез +1...+4 градус булачак.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә юлларда аеруча сак булырга кирәк.
Нет комментариев