САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Әниемнең яшь чагы» бәйгесенең чираттагы катнашучысы – Исламия Нәҗметдинова

Ул безгә үзенең әнисе Нәсиха Әмир кызының фотосын җибәргән.

Нәсиха апа Саклаубаш авылында яши. Ул лаеклы ялда булган, ләкин быел, беренче сыйныфларны укытырга чакыргач, янәдән яраткан мәктәбендә эшли башлаган. Гомере буе башлангыч сыйныф укытучы булып эшләгән мөгаллимнең хезмәт стажы 40 ел тәшкил итә.
- Минем әнием бик тырыш, авылда аны бик яраталар, хөрмәт итәләр. Ул әле авылда ветереннар советы рәисе булып та эшли. Бакчабызда матур чәчәкләр үстерә, тәмле итеп ашарга пешерә. Әниемне бик яратам! – дип яза Исламия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

19

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев