САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелектә сигез айлык алдынгылары бүләкләнде

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, селекция-нәсел хезмәте начальнигы Дамира Ханнанова терлекчелектә сигез ай нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләделәр.

Иң күп бүләкләнүчеләр «Җәлил» агрофирмасында булды, биредә район башлыгы кулыннан унбиш терлекче акчалата бүләк алды: савымчылар Гөлүсә Гарифуллина, Раушания Гайнуллина, Эльмира Шәйдуллина, аларның терлекчеләре Эдгар Мельник, Данис Хафизов, Әзбәр Исмәгыйлов, бозау караучылар Нурлыгаян Шәйдуллина, Гөлшат Габдуллина, ясалма орлыкландыру технологлары Раушания Хәсәншина, Людмила Гыймадиева, ветеринария белгечләре Максим Иванов, Зимфира Имамова, Госман Салихҗанов, лаборантлар Юлия Шәйдуллина, Әнисә Маликова. «Сарман» агрофирмасының җиде терлекчесе – савымчылар Гөлчәчәк Сәетгалиева, Эльмира Курмакаева, терлекчеләр Радик Хансуваров, Илгиз Корбанов, бозау караучы Регина Фәйзуллина, таналар тәрбияләүче Альбер Солтанов, лаборант Сәрия Латыйпова бүләкләнделәр. «Нөркәй»дә бүләкләр савымчы Роза Филоненкога, терлекче Раушан Гыйльметдиновка, таналар карауда эшләүче Рафаэль Хаҗиевка, Альберт Никоноровка, ясалма орлыкландыру технологы Фирая Сәлаховага тапшырылды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев