САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Төшке аш вакыты якынлашты, дуслар. Ашларыгыз тәмле булсын !

Вакытыгыз булганда, кабачкидан икра ясап карагыз әле. Бик тәмле чыга.


Кирәк булачак: 3 кг. кабачки; 350 гр. томат пастасы ( "Кукмастер" булса әйбәтрәк); 4 баш суган, 4 кишер, 0.5 аш кашыгы тартылган кара борыч; 7 тырнак сарымсак; 1-1.5 аш кашыгы тоз; 1 аш кашыгы шикәр комы.

Әзерләү:
Яшелчәләрнең барысында иттарткыч аша үткәргәч, майлаган табада әкренләп бутый-бутый кыздырырга һәм бер сәгать вакыт узгач, томат пастасы, сарымсак, шикәр, тоз, кара борыч кушарга. Тагын бер сәгать пешергәннән соң, чиста банкаларга тутырып, яхшылап каплап куярга. Суынгач холодильникка, яки базга төшерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев