САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Самса пешерәбез

Ингредиентлар: Он — 4 стак. Йомырка— 1 шт. Су (кипяток) — 1 стак. Атланмай (масло сливочное ) — 50 г Тоз — 0,5 ч. л. Атланмай (җәемнәрне майларга) — 100–150 г

Эчлек:
Ит — 600-700 г
Суган — 2 шт.
Тоз, борыч
Зира

Тоз, май, йомырканы бергә болгатып кайнаган, кайнар су кушабыз. Аз-азлап он салып болгатабыз. 3 тигез өлешкә бүлеп 30 мин ял иттерәбез камырны. Җәемнәр җәябез.

Кечкенә генә серемне чишәм: җәемнәрне җәйгәндә он түгел, ә крахмал кулланам мин. Җәемнэрне атланмай бн майлагач бераз катып китүен көтәбез. Җәемнәрне берсе өстенә берсен куеп рулет итеп төрәбез. Тигез итеп кабартмалар кисәбез һәм 15-20 мин. суыкта ял иттерәбез. Кабартмаларның рәсемен бетерми генә җәймәләр ясап, начинкасын салып, самса бөрәбез. Әзер самсалар өстенә кунжут сибәбез.

Рецепт авторы: Зөлфия Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев