САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Май чабуга Нәфис Кәлимуллиннан тәмле коймак рецепты

.

Кирәкле ингредиентлар:
(12-15 данә коймак өчен)
Сөт – 750 мл
Йомырка - 2 данә
Тоз - тәменчә
Шикәр комы – 1 аш калагы
Он - 300-400 гр
Атланмай – 70 грамм
Сөтне җиңелчә җылытабыз, өстенә тугланган йомырка, тоз, шикәр комы кушабыз. Болгата-болгата әкренләп он кертәбез. Камыр артык куе да, сыек та булмаска тиеш. Аннан эретелгән атланмай агызабыз һәм яхшылап болгатабыз. Табаны утта ныклап кыздыргач, вилкага кадалган ярты бәрәңге кисәге ярдәмендә сыек май белән майларга кирәк. Ни өчен шулай – бу артык май кулланмаска ярдәм итә. Камырны табага агызыр алдыннан, болгата тору зарур. Коймакның бер ягын ныграк кыздырырга, икенчесен сүрәнрәк итү яхшы. Болай эшләгәндә, коймак йомшак булачак. Ашларыгыз тәмле булсын!

Нәфис коймак та пешерә, краб та кыздыра

Фото ru.freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев