САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәфис коймак та пешерә, краб та кыздыра

Ләшәү Тамак авылы егете Нәфис Кәлимуллин Яр Чаллы шәһәренең бер затлы ресторанында шеф-пешекче булып эшли.

Кечкенә чакта, үзе әйтмешли, юньләп пычак та тота белмәгән егетнең бүгенге көндә ирешкәннәре мактауга лаек. 7 ел яраткан хезмәтен башкара Нәфис. Ул Мәскәү шәһәрендә шеф булу буенча белемен күтәреп кайткан. 1 ай элек халыкара класска укыган, шеф-пешекчеләрнең Татарстан, Россия, халыкара ассоциацияләре әгъзасы.
- Эшем бик җиңелләрдән булмаса да, мин аны яратып башкарам. Әлбәттә, пешереп, ашап кына ятмыйбыз. Документация эше дә күп, менюларны да төрләндереп торырга кирәк. Пешекчеләрне, официантларны өйрәтәсе. Ресторанда тере балыклар белән эш итәбез, төрле диңгез тереклекләре бар, камчатка крабы пешерәбез. Залда аквариум тора, шуннан тотып алып, ризыклар әзерлибез. Камиллекнең чиге юк, диләр бит. Тормыш девизым: “Алга, тукталып калмаска!” – диде үз эшенең остасы, 70 төрле һөнәр иясе Нәфис Кәлимуллин.
Нәфис кечкенәдән җыр-биюне үз итә, шигырьләр, хикәяләр иҗат итү сәләте бар. Кояш Тимбикова фестивалендә лауреат исеменә лаек булган. Булганнан бар да була. Яулыйсы үрләре әле алдадыр егетнең. Уңыш тырышларга елмая. Без аның барлык уй-хыялларының чынга ашуын телибез. Бәхет юлдаш булсын. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигәннәр борынгылар, ә алар ялгышмас.

Бу турыда тулырак язманы район газетасыннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев