Закон таләпләрен үтәмәүчеләр бар
Агымдагы елда алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләр узган елгыдан азрак булган.
Агымдагы елның соңгы өч аенда җәмәгать судьяларының 1 һәм 2 суд участокларында алкогольле эчемлекләр кабул иткән хәлдә автомобиль йөртүчеләр белән бәйле 14 эш каралган. Исегезгә төшереп үтәбез: 1 февральдән әлеге ике участокта да җәмәгать судьясы вазифаларын Айнур Хаҗиев башкара. Без аңа участокларда каралган эшләргә кагылышлы берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Машина белән алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә идарә иткән өчен нинди җәза каралганын белмәгән кеше, мөгаен, юктыр: 30 мең сум штраф һәм ел ярым-ике елга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү. Тик җавапка тартылучылар арасында транспорт йөртү хокукыннан 1,7 һәм 1,8 елга мәхрүм ителүчеләр дә бар.
- Кагыйдә бозучыларга җәза билгеләгәндә, аны авырлаштыручы хәлләрне дә искә алабыз. Әйтик, бер кешене транспорт йөртү таныклыгыннан күбрәк вакытка мәхрүм итү турында карар чыгарырга туры килде. Ул ел дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен күп тапкырлар бозган, икенчедән, судта үз гаебен танымады, шуның белән җаваплылыктан котылырга теләде. Аның гаебен раслау өчен, видеоязмаларны, шаһитларны җәлеп итәргә туры килде.
- Медицина тикшерүеннән баш тартучылар булдымы?
- Алар өч айда икәү теркәлгән. Ә инде 11 ай саннарын алсак, руль артына эчкән хәлдә утырган 57 кеше теркәлгән, медицина тикшерүеннән баш тартучылар 18 булды. Бу күрсәткечләр узган елгы саннардан азрак.
- Хәзерге заманда транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һич кенә дә күңелле күренеш түгел. Күпләр техника белән бәйле эштә эшлиләр, күрше-тирә шәһәрләргә йөриләр.
- Әйе. 1,8 елга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән кеше дә Чаллы шәһәре транспорт предприятиеләренең берсендә эшли. Кыскасы, бүгенге заманда күпләрнең тормышы, яшәеше транспорт белән бәйле.
- Узган сөйләшүләрдә штрафларны вакытында түләмәүчеләрнең шактый икәнлеге турында да әйткән идегез. Җәза билгеләгәндә, аларның түләү сәләте дә искә алынамы?
- Бу күрсәткеч һаман да югары булып кала бирә. Мәсәлән, агымдагы елда штрафларны вакытында түләмәү белән бәйле 278 эш каралды. Әлбәттә, җәза билгеләгәндә, җавапка тартылучыларның матди һәм гаилә хәлләрен, сәламәтлек дәрәҗәсен дә искә алабыз. Әйтик, җавапка тартылучы эшләми икән, ул штрафны да түли алмый бит инде. «Мин бу штрафны түли алмыйм, акчам юк», дип, үзләре үк тә әйтеп торалар. Мәсәлән, штраф түләмәүче бер кешегә 19 эш ачканбыз. Бу – әлеге гражданин суд каршына 19 тапкыр баскан, дигән сүз. Шуңа күрә андыйларга арест билгеләү ягын карыйбыз. Ләкин бу җәза кулланыла алмаган очраклар да була. Мәсәлән, инвалид әтисен яки әнисен тәрбияләүчеләр бар. 1 һәм 2 төркем инвалидларга, 14 яшькә кадәрле балалары булган хатын-кызларга да арест һәм мәҗбүри эш билгеләнә алмый. Мондыйларга штраф салу турында карар чыгару варианты кала. Ләкин иң яхшысы кагыйдәләрне бозмау, суд каршына басмау. Җаваплылыкка тартылучыларның күпчелеге, билгеле, моның белән килешәләр, ләкин шулай да яман гадәттән бөтенләйгә ваз кичә алмыйлар.
- Наркотик исереклек билгеләре белән тоткарланып, җавапка тартылучылар бармы?
- Моның белән бәйле 14 эш каралды. Тоткарланган өч кешенең анализында тыелган матдә барлыгы ачыкланган. Ә наркотик исереклек белән тоткарланган 11 кеше медицина тикшерүеннән баш тарткан. Бу ике очрак өчен дә законда бер үк җәза каралган. Андыйларга карата арест яки 4-5 мең сум күләмендә штраф салу кулланыла. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый категория гражданнарга карата карар үз көченә кергәч, наркологка мөрәҗәгать итү, дәвалану өчен срок билгелим. Хөкемгә тартылучы бу таләпне үтәми икән, моның өчен дә җаваплылык тиеш. Мондыйлар 11 ай дәвамында 7әү булды. Аларга 30 тәүлеккә кадәр арест яки 4-5 мең сум күләмендә штраф салу каралган.
- Хәзер бәйрәмнәр, озын яллар җитә. Машина йөртүчеләргә нәрсә әйтер идегез?
- Алкогольле эчемлекләр кулланучыларга руль артына утырмаска киңәш итәм. Чөнки алар организмнан тиз генә чыгып бетмиләр. Бураннар, бозлавык вакытында да сак булырга кирәк. Балалар учреждениеләре яннарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү шулай ук иминлекне тәэмин итәргә ярдәм итәр. Район халкына күңелле яллар, хәерле Яңа еллар телим!
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев