Закон һәм без

Татарстанда эш бирүчегә хезмәткәрләргә 8 млн бирмәгән өчен эш кузгатылган

Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, фирманың генераль директоры 2024 елның ноябреннән 2025 елның маена кадәр 125 хезмәткәргә хезмәт хакы түләмәгән, дип яза «Татар-информ» МА.

Бу вакыт эчендә оешманың счетларына 88 млн сум акча кергән. Хезмәт хакына түләргә тиешле акчалар башка максатларга тотылган.

Эш хәзер судка җибәрелгән. Прокуратура хезмәткәрләрнең хокукларын торгызуны контрольдә тота.


Нет комментариев