Мөрәҗәгатьләр белән эшләүдә кимчелекләр бар
Район прокуратурасы чираттагы тикшерү вакытында район оешмаларының берсенә кергән мөрәҗәгать буенча волокита очрагын ачыклады.
Узган елның көз аенда әлеге оешманың җаваплы хезмәткәре кергән мөрәҗәгатькә үз вакытында җавап бирмәгән. “Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”гы 59 нчы Федераль закон нигезендә, язмача мөрәҗәгать кергән көненнән башлап өч эш көне эчендә теркәүгә алынырга тиеш. Әмма тикшерелгән оешмада мондый мөрәҗәгать вакытында теркәлмәгән. Бу факт буенча район прокуратурасы җитәкче вазифаларын башкаручыга карата административ эш кузгатты. Хокук бозучыга дәүләт файдасына 5 мең сум күләмендә штраф салынды.
Роберт Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев